Родник творчества. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Иҗад чишмәсе

Иҗадның да бар чишмәсе,
Менә шуннан ургылып,
Сүзләр тезмәсе чыга да,
Ташкач, китә агып.

Шагыйрь, хискә бирелеп,
Ага чишмә белән.
Төрле ысул белән йөзсәң,
Шигырь туа икән.

Челтәр бәйләгән сыман,
Сүзне сүзгә ялгый.
Һәр берсенә бизәк куя,
Шунсыз шедевр булмый.

Иҗадка чумган чакта,
Бар дөньясын оныта.
Уйларын язып куя,
Төнлә торып хәтта.

Кайчак чишмә тыгыла,
Шагыйрь язудан туктый.
Чишмәгә дә ял кирәк,
Гел эшләргә ярамый.

Хәл җыйгач, тагын
Су күбәя чишмәдә.
Эх, шигырьләр ага,
Шагыйрь, янә языш, әйдә.

Гузель Идрисова   22.09.2025 12:12     Заявить о нарушении