Дорес уйла. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225092300836
Юрганыңа карап,
Аягыңны суз, диләр.
Тәҗрибәле халыкта күп
Менә шундый мәкальләр.
Барына риза булып,
Шат яшәсәң җирдә.
Тормыш җинел булмаса да,
Авыр тоелмас бер дә.
Байларга гомер буе
Нидер җитешми.
Куанычның серен
Алар аңлый белми.
Бәхетле булыр өчен
Бер сүз җитә.
Үзеңә үзең әйт:
“Бәхетлемен, әлбәттә!”.
Безнең белән һәрчак
Баш мие идарә итә.
Дөрес уйларга өйрән,
Барсы булыр тәртиптә.
Гузель Идрисова 23.09.2025 11:18 Заявить о нарушении