Я радуюсь. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225092400800
Мин шатланам, бүлмәмә
Кояш нуры кереп тулса.
Мин шатланам, яраткан
Гөлләрем чәчәк атса.
Мин шатланам, Ходаем
Төнге йокы бүләк итсә.
Мин шатланам, көнем
Гел куанычта үтсә.
Мин шатланам, якыннарым
Сау – сәламәт булса.
Мин шатланам, күңелемдә
Яңа шигырь туса.
Мин шатланам, урамда
Күрсәм шат йөзләр.
Мин шатланам, бер – берсенә
Ягымлы булса кешеләр.
Мин шатланам, кемгәдер
Ярдәм итә алсам.
Мин шатланам, кемнеңдер
Уңышына шаһит булсам.
Мин шатланам, күктә
Матур болытлар күрсәм.
Мин шатланам, гаиләмә
Тәмле бәлеш пешерсәм.
Мөгаен, күңелем аңлыйдыр,
Алтын бөртекләп табыла,
Бәхет дигән зур байлык
Нәни шатлыктардан җыела.
Гузель Идрисова 24.09.2025 11:40 Заявить о нарушении