Простая палка. Шуточные стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225092500860
Мин – гади бер таяк,
Белмим үземнең чыгышны,
Әмма миңа ихтибар зур,
Таяк җиңеләйтә тормышны.
Таякка төенчек асып,
Юлчылар сәфәр кылган.
Таякка чиләкләр асып,
Кызлар суга барган.
Борын заманда маймыл да,
Кешеләрнең ушын алган.
Таяк белән үрелеп,
Кирәкле әйберсен тоткан.
Авыл малайлары элек
Уенчыксыз аптырамаган,
Таяк белән этәреп,
Тәгәрмәч артыннан чапкан.
Аяк тыңламый башласа,
Миңа таянып баралар.
Ачуланганда, кинәт урталай
Сындырып ыргыталар.
Уңдырышлы җир тапсам,
Гаҗәпләндерә алам.
Җиргә тыгып куйсалар,
Ах, кинәт яфрак ярам.
Гадилектә бөеклек диләр,
Мин дә бит гади.
Юк, юк, һәйкәл сорамыйм,
Бу – тыйнаксызлык була ди.
Гузель Идрисова 25.09.2025 12:11 Заявить о нарушении