Жан азыгы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225092900802
Кемдер яшелчә үстерә,
Ә кемдер гаҗәп гөлләр.
Яшелчәләр мөһимрәк,
Гөлне ашап булмый диләр.
Гөл бит җан азыгы,
Аңа да ихтибар кирәк.
Шат, бәхетле булыр өчен,
Гүзәллектә яшәү кирәк.
Бакча тулы гөлләр,
Күзләрне иркәлиләр.
Яратып, сулар сипсәң,
Баш иеп сәламлиләр.
Күңелгә рәхәт була,
Гөлне сыйпап куйсаң.
Гөлләр дә наз ярата,
Гүя аларда бар аң.
Сокландыра нәфис гөлләр
Үстерүче якты шәхес,
Матурлыкка омтыла,
Яшәүе аның дөрес.
Гузель Идрисова 29.09.2025 11:30 Заявить о нарушении