Жёлтый лист. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225100100762
Сары яфрак коела,
Теләр – теләмәс кенә.
Бер дә коелмас иде,
Җил ич өзгәли янә.
Яз яфракка гомер бирә,
Көз килеп, тартып ала.
Яфрак хәлен яфрак
Үзе генә аңлый ала.
Әмма, яфрак бирешми,
Нигә аңа көяргә,
Ашлама булып, барыбер,
Файда китерер җиргә.
Язгы бөредән ачылып,
Тиккә килмәгән ул дөньяга,
Насыйп булсын үзеңнән соң
Матур эз калдырырга.
Гузель Идрисова 01.10.2025 11:27 Заявить о нарушении