Вкусная Луна. Стихи для детей на татарском языке
Свидетельство о публикации №225100100768
Сары кавын кисәге
Элеп куйганнар күккә.
Урелеп, алырмын димә,
Буең җитмәс биеккә.
Кемдер ашый аны,
Көндез юкка чыга.
Төнен барлыкка килә,
Янә элеп куйганга.
Кайчакта кавын бөтен,
Киселмәгән урталай.
Үсә төшкәч, аңладым,
Ул кавын түгел – Ай!
Гузель Идрисова 01.10.2025 11:29 Заявить о нарушении