Кунел сандыгы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225100300809
Һәрчак бикле торган
Күңел сандыгын ачтым,
Хәтирәләрне барлыйм,
Берәмләп, алып карыйм.
Монысы - иң рәхәт чагым,
Бәхетле балачагым.
Нәни генә уйларым
Гел уенда булган чагым.
Монысы – матур, күңелле
Бер дә кабатланмас яшьлегем.
Чәчкәдән чәчкәгә кунган
Күбәләктәй, очым йөредем.
Бу хатирә – мәктәп еллары,
Аркага сумка асып,
Һәркөн белем ташыдым,
Үзем теләп, тырышып.
Ә бу хәтирәләр озын
Юлымда очраган кешеләр.
Тар күңеллесе булды,
Булды якты шәхесләр.
Хәтирәләр, хәтирәләр,
Алар – безнең юлдашлар.
Кайчак төнлә дә уятып,
Озак уйландыралар.
Хәтирәләр күбәя,
Сандык барсын сыйдыра,
Әлдә хәтер бар әле,
Үткәнгә сәяхәт оештыра.
Гузель Идрисова 03.10.2025 11:30 Заявить о нарушении