Деревенька моя. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Авылкаем

Илемнең авыллары
Берсеннән берсе матур.
Һәрберсенең исеме бар,
Авыл я бәләкәй, я зур.

Ташландыгы да бар,
Булмагач ни эш.
Чүп үләне баскан,
Нинди моңсу күренеш.

Әлдә авылым исән әле,
Утлары якты яна.
Чын күңелдән куанам
Аның һәр уңышына.

Авылдашларым уңган
Бар да җиңен сызганган.
Безнең әти – әниләр дә
Шулай тырыш булган.

Авылымны күзәтәмен,
Ара ерак булса да.
Аңа булган мәхәббәтем
Чагыла иҗадымда.

Авылкаем, мәңге яшә,
Сүндермә яшәү дәртен.
Һәр өйдә шат көлгән
Бала тавышы ишетелсен.

Гузель Идрисова   15.11.2025 12:02     Заявить о нарушении

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →