Дусын кем? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дусың кем?

Тозлы кыяр банкасына
Салсаң кыярның яшелен,
Ул да тиздән тозланыр,
Башта үзгәртеп төсен.

Кем икәнлегең беленер,
Синең дусың кем, әйтче,
Берүзең яшәү хәерлерәк,
Теләсә кем белән яшәгәнче.

Яхшы белән яхшырырсың,
Юньсездән бәла күрерсең.
Уйлый башларсың аныңча,
Сафлыгын югалтыр күңелең.

Эчке дөньясы бай булсын,
Тышкы кыяфәткә карама,
Үзеңә дус сайлаганда,
Теге кыярны онытма.

Гузель Идрисова   15.11.2025 12:04     Заявить о нарушении