Весенний сон. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225100700855
Ак күлмәкле фәрештәдәй,
Каршыма Син киләсең.
Йөзеңдә серле елмаю,
Джоконда булып күренәсең.
Мин беттем, эредем,
Үзем атлыйм һаман.
Аяклар хәлсезләнде,
Буыннар мамык сыман.
Күптән сине көттем,
Ә очраштык кинәт.
Сүзләремне оныттым,
Хәзер нишләргә, әйт?
Ландыш бүләк итимме,
Әллә ак сиреньнәрме?
Үзең дә чәчәк кебек,
Алар сиңа тиңнәрме?
Синең нәфис кулыңа
Сак кына кагылдым,
Рөхсәт итсәң, мин дә,
Янәшәдән атлармын.
Сөю хисләре уятып,
Матур яз килә.
Нинди төш күрсәтергә
Яз үзе генә белә.
Гузель Идрисова 13.11.2025 11:30 Заявить о нарушении