Егет хыялы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225100700857
Сине эзлим, ишетәсеңме,
Явып торса да кар, боз,
Кайсы сукмак синеке соң,
Ник һаман очрашмыйбыз?
Меңнәр арасыннан да
Сине таныр идем.
Сиңа тиңнәр юк бит,
Матурым, бердәнберем.
Йолдызлар бүләк итмәм,
Бу бит буш сүзләр.
Өрмәгән җиргә утыртмам,
Йөрәк синең өчен тибәр.
Көтәм сине, ишетәсеңме,
Я, сылуым, күрен инде.
Эх, китап укып, өеңдә
Утырасыңдыр инде.
Гузель Идрисова 07.10.2025 11:31 Заявить о нарушении