Деревенская учительница. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225101000774
Авылда бигрәк эш күп,
Ничек ике беләк талмас,
Тавык алдына сипсәң,
Ул да чүпләп бетерә алмас.
Иртәдән кичкә кадәр
Кешегә кирәк тырышырга.
Әлдә төн бар әле,
Була бераз ял алырга.
Урамнар бушап калган,
Авыл күптән йоклый.
Тик бер өйдә һаман
Якты ут балкый.
Монда Укытучы яши,
Эшенең кызу мәле,
Укый, дәрескә әзерләнә,
Дәфтәр дә тикшерелмәгән әле.
Йокларга ятса да,
Ашыкмый йоклап китәргә,
Уйлана, ысуллар эзли,
Кызыклы дәрес үткәрергә.
Төшендә янә мәктәптә,
Янә укучылар арасында,
Һөнәренә гашыйк кеше,
Тормышы авыр булса да.
Гузель Идрисова 10.10.2025 11:14 Заявить о нарушении