Беренче кар. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Беренче кар

Кар яуган баланга,
Җимешенә бәс кунган.
Кызылтүшләр, тезелешеп,
Янәш кенә утырган.

Яңа яуган кардан
Кемдер йөгереп үткән.
Чыпчык та, куанып,
Сикерергә өлгергән.

Зифа каен бизәнеп,
Бәллүр алкалар таккан.
Кичә яуган яңгыр
Күпләп бүләк калдырган.

Яшел чыршы иңендә
Ап - ак челтәр шәл.
Рәссам шедевр язырлык,
Искиткеч матур мәл.

Имән артына, куркып,
Соры куян яшеренгән.
Чөнки тун яңартырга
Ул әле өлгермәгән.

Хәзер усал бүре
Тиз күреп кала инде.
Кар, кинәт явып,
Зур мәшәкат китерде.

Ә менә иң куанганы
Кара җир булды.
Ул бит өши иде,
Хәзер юрган ябынды.

Гузель Идрисова   14.10.2025 11:40     Заявить о нарушении