Аксакал. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225101500896
Юлның нәкъ уртасында
Бер таш ята күптән.
Бар да аны урап уза,
Абынып, егылганнар да бар икән.
Күтәреп алып, юл читенә
Куярга уйламый беркем дә.
“Мин генә моннан йөримме,
Башка берәү эшләсен әйдә!”.
Ак сакаллы бер бабай
Мәсьәләне тиз хәл итте,
Шым гына юлны тазартты да,
Елмаеп, ары китте.
Олы кешенең тәрбиясе
Соклангыч та, фәһемле дә.
“Кешегә салышма, үзең эшлә!”,
Әйе, матур бу кагыйдә.
Олы кеше шундый була,
Бар булмышы үрнәкле.
Сүзе акыллы, уйлары саф,
Кылган эшләре дә изгелекле.
Гузель Идрисова 15.10.2025 12:21 Заявить о нарушении