Шингэн чэчэк. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Шиңгән чәчәк

Элек, пар сайлаганда,
Кызлар таләп куйган.
Аракы эчмәскә, тартмаска
Егет тиеш булган.

Үәт, заман килде,
Еларгамы, бәлки, көләргә,
Хәзер эчмәгән, тартмаган
Кыз кирәк егетләргә.

Чәчкәдәй матур кыз
Китеп бара урамнан.
Җәл, алсу иреннәренә
Тәмәкесен кыстырган.

Пиво шешәсен тоткан
Нәфис бармаклар белән.
Бу кызыкайның башка
Шатлыгы бармы икән.

Гузель Идрисова   16.10.2025 11:34     Заявить о нарушении

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →