Нигез ташы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Нигез ташы

Бер мөһим таш бар,
Ул – өй нигезенең ташы.
Анардан башланган
Минем гаиләм тормышы.

Яхшы ташлар эзләп,
Әти – әни тырышкан.
Шул ныклы ташлардан
Өйгә нигез салынган.

Өй каршына муеллар,
Юкә агачы утыртылган.
Матур агачлар өйгә
Нур өстәргә тиеш булган.

Зәңгәр тәрәз капкачлары
Йортка ямь биргән.
Шул тәрәзләр өч баланың
Назда үскәнен күргән.

Байтак еллар үтсә дә,
Нигез ташы кадерле һаман
Аларда бит әти – әнинең
Кул җылысы калган.

Шул ук яшел үләнгә
Ялан аяк басам,
Үземне янә кечкенә
Кызчык итеп тоям.

Гузель Идрисова   16.10.2025 11:36     Заявить о нарушении