Крапивушка. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кечерткәнгә мәдхия

Зәңгәр коймадан кысылып,
Килеп чыккан кечерткән,
Туган яктан кадерлерәк
Дөньяда җир бар микән.

Беркем орлыгын чәчми,
Үзе үсә кечерткән,
Чит җирләрдә йөрегәндә
Һич чыкмый истән.

Кечерткән дә чәчәк ата
Җәйнең урталарында,
Күрми үтеп китәләр
Багышламыйлар җыр да.

Бу үләндәге файданы
Санасаң, бармак җитмәс,
Гадилектә бөеклек дип,
Халык тиккә әйтмәс.

Дөнья барлыкка килгәндә
Барысы алдан уйланылган.
Кирәксез үләннәр юк,
Өйрән һәм файдалан.

Гузель Идрисова   22.10.2025 12:50     Заявить о нарушении