Булэк. Стихи для детей на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бүләк

Күлмәк алып кайтты
Апам миңа каладан.
Билбауы кызыл төстә,
Ике кесә куелган.

Ромашка чәчәкләре
Сибелгән итәгенә.
Күбәләк очып кунган
Гөлнең нәкъ үзәгенә.

Ап – ак йомры якалы,
Җиңнәре кыска гына.
Көзгедән карап торам,
Кем ул, елмая миңа?

Шатлык эчкә сыймый,
Йөгереп чыктым урамга.
Шундый матур бүләкне
Күрсәтәсе иде дусларга.

Гузель Идрисова   23.10.2025 12:19     Заявить о нарушении

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →