Уйнап устек. Стихи для детей на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Уйнап үстек

Бу – безнең авыл,
Бу – безнең урам.
Эскәмиядә аяк селкеп,
Мин карап утырам.

Урам тулы бала,
Хәзер уен башлана.
Кояш нурларын сибә,
Ул да безгә шатлана.

Безнең урам тәртипле,
Матур уйный беләбез.
Йөгерәбез, куышабыз,
Рәхәтләнеп, көләбез.

Әй, күңелле инде,
Уен кыза бара.
Күрәсең килсә бәхетне,
Кил, безгә кара.

Гузель Идрисова   24.10.2025 11:48     Заявить о нарушении