Суп из конфет. Стихи для детей на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кәнфит яратучы кызчык

Сезгә серемне ачам,
Кәнфит нык яратам.
Шыштырдык кәгазен ачып,
Авызга тизрәк озатам.

М-м-м, нинди тәмле,
Күзләремне йомам,
Миңа дәшми торыгыз,
Әле ләззәт алам.

Кәнфит җайлап эри,
Кәеф яхшыра бара,
Аяклар биюгә төште,
Карагыз әле, кара!

Ике кәнфит җитмәде,
Өченчегә үреләм.
Кәнфит зарарлы дисезме,
Эх, беләм инде, беләм.

Кызык, кәнфит ашы
Бармы икән дөньяда?
Бик яратып, ашар идем,
Аш яратмасам да.

Гузель Идрисова   27.10.2025 11:38     Заявить о нарушении