Кышны котэбез. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кышны көтәбез

Алтын көз дә үтеп китте,
Матур бал тәмамланды,
Сары, кызыл күлмәкләрен
Агачлар инде салды.

Хәзер тынып калганнар,
Нидер көтәләр бүгай.
Тиздән ак күлмәк таратыр
Нык әзерләнә кыш бабай.

Ак күлмәкле кәләштәй,
Тезелеп китәр агачлар.
Серле әкиәт дөньясына
Безне дә чакырырлар.

Алда безне дә, шөкер,
Аклык, сафлык көтә.
Әйдәгез, кышны каршылыйк
Күтәренке кәефтә.

Гузель Идрисова   28.10.2025 11:46     Заявить о нарушении