Урманда кунакта. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225102900941
Моңсуланган чагыңда
Урманны барып күр әле,
Кочаклап алыр үзеңне,
Кунакчыл урманда күңелле.
Кошлар, ярышып, сайрар,
Син килгәнгә шатланып,
Синең өчен тырышырлар,
Тыңларсың, хайран калып.
Ничә ел яшәрмен дип,
Тик сорама кәккүктән.
Ул Нострадамус түгел,
Гади генә кош икән.
Кинәт яфрак селкенер,
Куян янәшә узар,
Син килгәнне ишеткәч,
Сине күрергә чыгар.
Ләззәтләнеп, сула һавасын,
Башка җирдә тапмассың.
Монда сафлык, монда яшеллек,
Күңелеңә дәва алырсың.
Беркем беркая ашыкмый,
Гүя, вакыт тукталган.
Монда тулы гармония,
Шәп шифаханә – урман.
Гузель Идрисова 29.10.2025 11:42 Заявить о нарушении