Климат в семье. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Гаиләдәге климат

Җир шарында глобаль
Җылылык көтелә күптән.
Файдасы булырмы икән,
Кем дөресен генә сөйләр?

Гаиләнең дә була үз климаты,
Аңа да градусник кирәк.
Бер җылытыр, бер өшетер,
Әгәр дөрес кенә яшәмәсәк.

Гаиләдә бәхетле кеше
Бәхетле була гомүмән.
Гаилә – зур оазис,
Мәгънәсе аның тирән.

Гаилә ул – зур хезмәт,
Һәркөн тырышырга кирәк.
Ягымлы караш, матур сүз
Гаиләдә булсын күбрәк.

Бу дөньяда иң мөһиме
Тынычлык яшәсен гаиләдә,
Менә шунда артсын җылылык,
Зыян китермәс бер дә.

Гузель Идрисова   30.10.2025 11:28     Заявить о нарушении