Грандиозные планы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Зур планнар

Көн дә стадионга йөрим,
Спортны нык яратам.
Башкалар шөгыльләнә,
Ә мин карап утырам.

Барсы да тырыша
Тазалык яхшыртырга,
Бер мин калганмын,
Кирәк куып тотарга.

Күнегү эшләсе иде,
Беләм инде файдасын,
Әлегә, диванда ятам,
Понедельник башлармын.

Сельдерей ашы ашадым,
Көтеп утырам ябыканны,
Нәтиҗә яхшы булса,
Онытырмын колбасаны.

Бүген бер ноктага карап,
Ярты сәгать утырдым,
Ошамады медитация,
Хәл кермәде, арыдым.

Кадакка ятарга булдым,
Йога файдалы диләр,
Уйладым гына, эшләмим,
Башкалар интексеннәр.

Морж ясармын үземнән,
Шулай чыныгырмын.
Кышка кадәр ерак әле,
Бәлки, кире булырмын.

Скандинав таягы кичә
Кибеттән сатып алдым,
Почмакка терәп куйдым,
Авыр бирелә һәр адым.

Әй тормыш, синең өчен
Һәрчак көрәшергә кирәк.
Сериал карауы рәхәтрәк,
Пультны бирегез тизрәк.

Гузель Идрисова   31.10.2025 12:12     Заявить о нарушении