Частушки. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Такмаклар

Текә тауга караганда,
Килеп төшә эшләпәм,
Кызык мәзәк сөйләсәләр,
Хәлем беткәнче көләм.

Әнә килә автомобиль,
Әллә яңа маркамы?
Кредитка машина алдым,
Я, минеке яхшыракмы?

Кем ул урамнан килә,
Әллә егет, әллә кыз,
Бар да бертөрле киенә,
Мода шундый – оверсайз.

Өч чәчәк бирсә егете,
Кызның хәтере калыр,
Интернетка фото куйса,
Уф, оят, гарьлек булыр.

Чәшке юарга яратмый,
Безнең күрше кызыкай.
Яхшы әни булмас инде,
Аның өчен кызара Ай.

Бала карарга иренеп,
Әниләр ысул тапкан,
Уйнасын дип, телефон
Бәбиенә тоттырган.

Көне, төне телефонда,
Эх, бармак тик тормый,
Хәтта йоклап ятканда,
Хәреф эзләп, җыбырдый.

Индияны эзләгәндә,
Американы тапканнар,
Бүтән эзләнмик инде,
Я, НЛО очрар.

Кэшбек сүзе туйдырды,
Ул ич файдасыз.
Матур итеп, сөйлиләр дә,
Юкка чыга акчабыз.

Инглиз телен белгәндәй,
Кыйланып сөйләшәбез.
Нәрсәсе охшамый икән,
Матур бит үз телебез.

Гузель Идрисова   03.11.2025 11:12     Заявить о нарушении