Бэхеткэ бер адым. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бәхеткә – бер адым

Әле бүген кочакладыңмы
Якын кешеләреңне?
Кочаклагансың, димәк,
Матур үткәргәнсең көнеңне.

Кочаклашу көне дигән
Бәйрәм дә дөньяда бар.
Әйе, бу күренешкә
Бирелә зур ихтибар.

Күпме җылы өләшәсең,
Шулкадәр үзеңә кайта,
Назлап, иркәләгәнне
Хәтта песи ярата.

Кочаклаганда организм
Эндорфиннар тарата,
Шатлык гормоннары
Көлдерә һәм җырлата.

Кочаклашу файдалы,
Ул – үзенчәлекле тылсым.
Бәхет еракта яшәми,
Якынлыгы – бер адым.

Гузель Идрисова   10.11.2025 11:39     Заявить о нарушении

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →