Умырзаялар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225111100871
Умырзаялар уянган,
Дуслар, әле күрдегезме?
Табигать тантана итә,
Саумы, яз, исәнме!
Кар эреп тә бетмәгән,
Курыкмаган суыктан,
Безне шатландырырга
Умырзая ашыккан.
Шундый нәфис гөл,
Өзсәң, тиз шиңә.
Ә шулай да, көчле,
Ул бит кышны җиңә.
Урманга барып керсәң,
Башын иеп, сәламли.
Югалтмый гадилеген,
Ул һавалана белми.
Чү, үрелмә чәчәккә,
Үссен, ямьләп дөньяны.
Саклык белән, тапамыйча,
Урап узаек аны.
Гузель Идрисова 11.11.2025 11:46 Заявить о нарушении