Ура, снег! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225120901027
Бүген иртән торсам,
Ни күрәм тәрәзәдән;
Ипигә йока гына
Май сылаган сыман,
Җиргә кар төшкән.
Өй башларында да
Нәз-е-е-к кенә катлам,
Ә шулай да куандым,
Ура, кыш килгән, сәлам!
Карның беренчесе булды,
Булыр икенчесе дә,
Җиһан акка төренер,
Пакъ булыр өметләр дә.
Менә шулай дөнья
Җайлап өйрәтә безне
Вак нәрсәләрдән табарга
Шатлык һәм бәхетне.
Өем бәйрәмчә бизәлгән,
Уртада утыра чыршы.
Яңа елны көтәм,
Бар да булыр яхшы!
Гузель Идрисова 09.12.2025 13:02 Заявить о нарушении