Ода женщине. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №225121200771
Хатын – кыз – серле җан,
Ул – гаҗәеп бер чәчкә.
Тормышыбызны ямьли,
Дөньяга килмәгән тиккә.
Хатын – кыз – җир күчәре,
Алар булмаса, мөгаен,
Шар әйләнүдән туктар,
Я, киметер тизлеген.
Хатын – кыз ул кояш,
Ансыз яшәп булмыйдыр,
Томанлы көзге көннәр
Бетмәс төсле тоеладыр.
Хатын – кыз ялкынлы учак,
Карыйсы килә озак,
Эче тулы серле моң,
Ага елга сымак.
Хатын – кыз ул биек тау,
Яулап алырга кирәк.
Көчле затның идеалы,
Гаиләдә ул зур терәк.
Хатын – кыз – ел мизгеле,
Һәрберсендә бар үзенчәлек,
Ир – атлар бәхетле,
Сайларга бар мөмкинлек.
Хатын – кыз ул саф һава,
Сулап туймаслык,
Табигать уйлап тапкан
Соклангыч бер матурлык.
Хатын – кыз җиһан, аны
Аңлап бетеп булмый,
Эңҗесе төптә ята,
Эзләмәсәң, табылмый.
Көчсез булса да көчле,
Түземле һәм чыдам ул,
Хатын – кыз бәллүр ваза,
Чү, ватылмасын, сак бул!
О, гүзәл зат – син мәхәббәт,
Син – наз, ләззәт.
Эх, күңел җырлый,
Булганың өчен рәхмәт!
Гузель Идрисова 12.12.2025 10:47 Заявить о нарушении