Королева. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Королева

Бүген исемә төште,
Мин королева бит,
Тиз туктаттым эшне,
Әйдә, кадерлем, ял ит!

Бал белән бананнан
Биткә маска ясадым,
Кыярны түгәрәкләп кисеп,
Ике күземә куйдым.

Шавасана позасында
Диванга сузылып яттым.
Ниһаять, релакс башланды,
Мин тәмам тынычландым.

Матур уйлар уйлап,
Җиләкле акланда ятам.
Җилдән бал исе килә,
Әй рәхәт, ләззәт алам.

Үземдә җиңеллек тоям,
Әллә очтым инде?
Ярый, җитеп торыр,
Хәл җыйдым инде.

Күзләрне ачам, битне юам,
Көзгегә караш салам,
Кем ул анда елмая,
Бәй, бу бит мин – королева,
Күрмим, затлы корона кая?

Гузель Идрисова   16.02.2026 13:40     Заявить о нарушении