8 марта - мамин праздник. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226021701018
Минем әни иң матуры,
Бүген сурәтен төшердем.
Иреннәрен буядым кызылга,
Колагына алка элдем.
Зәңгәргә буядым чәчен,
Кара кашлар сыздым.
Озын керфекле күзләрен
Яшел төскә буядым.
Озак тырыштым,
Ура, бүләк әзер,
Әниемне котларга
Йөгерәм хәзер.
Кочаклап яраткач, әни
Матур сүзләрен әйтте:
“Рәхмәт инде, бәләкәчем,
Әлдә син бар әле!”.
Гузель Идрисова 17.02.2026 12:41 Заявить о нарушении