Какого цвета счастье? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бәхет нинди төстә?

Бәхет нинди төстә,
Әлбәттә, кара түгел.
Ул якты кояштай,
Балкып тора гел.

Бик матур төсләр
Бар киң җиһанда,
Алар – барсы шатлык,
Бәхет алар барсы да.

Һәркем яши үз
Бәхетен үзенчә аңлап.
Димәк, теләгән төсне
Алырга мөмкин сайлап.

Кар, яңгыр сыман
Бәхет явып торсын,
Бу дөньяда һәркемнең
Бәхете тулы булсын.

Гузель Идрисова   18.02.2026 13:51     Заявить о нарушении