Комнатные цветы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бүлмә гөлләре

Авыл өйләре ямьле,
Тәрәзендә балкый гөл.
Гөл яратмаган кеше
Авылда юктыр ул.

Яран гөл, исле гөл,
Тамчы гөл, үрмәле гөл.
Һәрберсенә исемне
Халык үзе куша гел.

Йорт яныннан узганда,
Күзләр тик тәрәзәдә.
Бигрәк матур гөлләр,
Гүя без күргәзмәдә.

Тәрәз төбе бушмы,
Димәк, өй – ташландык.
Җәл, бу ялгыз өйдә
Димәк, яшәми шатлык.

Ярый, аның урамында да
Булыр әле бәйрәм,
Уңган хуҗабикә килсә,
Йортка кертер ямь.

Матурлыкка тартыла
Кешенең нечкә күңеле,
Үзен тырышсаң гына,
Дөньяң чәчәк ата, билгеле.

Гузель Идрисова   11.03.2026 13:30     Заявить о нарушении