Лестница жизни. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226031400528
Мин – ефәк бантлы кызчык,
Исем китте күбәләк очуына,
Кинәт ата – каздан куркып,
Йөгердем әни кочагына.
Мин – ак алъяпкычлы укучы,
Бишле алам да куанам,
Дусым хаталы яза,
Аның өчен борчылам.
Мин – зәңгәр күлмәкле кыз,
Елмаям, көзгегә карап.
Яшьлегем – матур мизгел,
Үтәр микәнни, харап?
Мин – бәхетле ана,
Хәтта, икеләтә ана.
Улым да бар, кызым да,
Шуңа күңел шатлана.
Гомернең алтын көзендә
Гүзәл зат әби була.
Акыл да күбәйгән, тәҗрибә дә,
Рәхмәт барысы өчен, Алла!
Гузель Идрисова 14.03.2026 08:43 Заявить о нарушении