Самый близкий друг. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226031601272
Яңа дуска караганда
Иске дус кадерлерәк.
Тормыш аны сынаган,
Ул ич ныклы терәк.
Озын юл үткән,
Күпне бергә кичергән,
Ышанычлы, яхшы дус
Бик якын була икән.
Уртак хатирәләр,
Җиңел һәм авыр минутлар
Берсе дә онытылмый,
Һәрчак җанны җылыталар.
Һәркем булдыра алмый,
Дуслык – ул зур хезмәт.
Гомерлеккә дуслашканнар
Сокландыра, аларга – хөрмәт.
Гузель Идрисова 16.03.2026 15:05 Заявить о нарушении