Счастливая старость. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226031801121
Кавказда олы кешеләр
Бик озак яшиләр.
Моның сере бар,
Аларны нык кадерлиләр.
Бер эш тә эшләтмиләр,
Кушалар тик аларга
Рәхәтләнеп ял итеп,
Офыкка карап утырырга.
Еракка карап утырсаң,
Күрү сәләте көчәя,
Сәламәтлек тә яхшыра,
Менә сиңа медитация.
Юкка – барга борчымыйлар,
Көннәре тыныч үтә.
Балалары ата – анага
Зур хөрмәтен күрсәтә.
Бу матур традиция
Сакланып килә күптән.
Барыбызга яхшы үрнәк,
Гомерне озайтып була икән.
Гузель Идрисова 18.03.2026 13:47 Заявить о нарушении