Надежда. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226032301150
Күңелнең ерак почмагында
Яши бер хис – тойгы.
Искиткеч сихри өмет,
Юк аның башы һәм азагы.
Өмет безне яшәтә,
Илһамлы, көчле итә.
Этәргеч булып тора,
Туры юлны күрсәтә.
Кайчак ул зураеп китә,
Бөек планнар корганда.
Бөтенләй кечерәеп кала,
Эшләр начар барганда.
Бик кыен чакларыңда,
Нур сүнсә күзләреңдә,
Өметне искә төшер,
Ярдәменнән ташламас бер дә.
Тагын бәхет – шатлыкка
Тулар тормышың,
Чишмә чылтрап аккандай,
Көләрсең һәм җырларсың.
Өмет сине коткарыр,
Китәрсең янә алга,
Өметләнеп кара, дускай,
Якты, матур дөньяга.
Гузель Идрисова 23.03.2026 14:10 Заявить о нарушении