Желтая лилия. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Сары Лилия

Мөгҗизә күрдегезме әле,
Лилия чәчәк аткан.
Нинди матур күренеш,
Күбәләк тә хайран калган.

Лилия сокландыра,
Үзе хуш исле.
Күрми үтеп китсәң,
Үпкәләп калыр төсле.

Тирә – якны ямьләп үсә,
Сары чәчәк лилия.
Күктә кояш елмая,
Җирдә балкый лилия.

Роза, пион, георгин,
Галәм тулган гөлгә.
Мин лилияны сайлыйм,
Җылы бирә күңелгә.

Ник кәеф күтәрелә,
Яшәсе килә икән?
Бу чәчәкнең мәгънәсе -
Бәхет, шатлык икән.

Гузель Идрисова   30.03.2026 16:06     Заявить о нарушении