Ангел хранитель. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226040101293
Һәркемнең дә була фәрештәсе,
Ул безне саклап йөретә.
Үзенең кадерле кешесен
Күктән җитди күзәтә.
Алдан уйлый белә
Ничек ярдәм итәргә.
Кайчак сизми дә калабыз,
Ә ярдәм килгән безгә.
Ак фәрештә Ходай бүләге,
Бирелә туган чакта.
Гомер буе янәшәдә,
Кайгыда һәм шатлыкта.
Мөгҗизәләр булып тора,
Алар күктән җибәрелә.
Гаҗәпләндерә бу дөнья,
Серен Алла гына белә.
Җирдә яшәве рәхәт,
Ходайның сөюен тойгач.
Рәхмәтләр әйтербез әле,
Берәй заман очрашкач.
Гузель Идрисова 01.04.2026 14:08 Заявить о нарушении