Своя дорога. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226040300793
Сайлап алган юлым бар,
Шуннан туры атлыйм.
Язмышымны үзем сайладым,
Аны бернигә алмаштырмыйм.
Каршылыклар очрап торды,
Җиңел булмады юлым.
Түзәргә өйрәндем, тырыштым,
Кинәт туктап калмадым.
Бәхетнең нәрсә икәнен
Тормыш җайлап аңлатты.
Яшәү – үзе зур бәхет,
Дөнья матур, якты.
Юлымда кемнәр очраган,
Барсы исемдә һәрчак.
Күңеле изге булганына
Рәхмәтләрем бер кочак.
Артыма әйләнеп карыйм,
Матур юл үткәнмен.
Яңадан сайларга булса,
Шул ук юлдан китәрмен.
Гузель Идрисова 03.04.2026 10:56 Заявить о нарушении