Подари настроение. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226040601071
Кәеф кайда яши,
Озак эзләргә микән,
Кинәт юкка чыкса,
Кыен була икән.
Кәефең ничек дип,
Берәйсеннән сорасаң,
Ал да гөл дисә,
Димәк, кәефе югалмаган.
Матур уйлар уйлап,
Серле елмаеп йөресәң,
Кәеф һәрчак янәшәдә,
Качып китми икән.
Эх, кәеф, яхшы кәеф,
Ясый беләсең бәйрәм.
Әлдә син бар әле,
Рәхәт, җырлыйм һәм көләм.
Кәефне өләшеп була,
Әйдәгез, тырышыйк, дуслар,
Шатлык бүләк итеп,
Яшик бергә күп еллар.
Гузель Идрисова 06.04.2026 13:51 Заявить о нарушении