Юрий Гагарин. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226041301189
Көн дә кич була,
Көн дә таң ата,
Бар да элеккечә,
Үзгәрми тормыш та.
Гади халык гади генә
Яшәп яткан чакта,
Кемдер хәбәр таратты:
“Космоска кеше очты!”.
“Кит әле, булмас,
Кеше кош мени,
Безгә канат бирелмәгән,
Аякта йөрибез күптән".
“Әйе, әйе, ышаныгыз,
Ул чынлап очкан,
Ракетага утырып, җир
Шарын әйләнеп чыккан”.
Халык шаулады, гөрләде:
“Үәт, ичмасам, баһадир,
Ничек курыкмады икән,
Димәк ул – чын ир!”.
Искиткеч шәп егетнең
Исеме Юрий Гагарин.
Кешенең бөеклеген исбатлады,
Сокландыра, афарин!
Гузель Идрисова 13.04.2026 14:41 Заявить о нарушении