Татарский язык. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Татар телен яратам

Татар теле матур,
Охшаган моңлы көйгә.
Татар сөйләме ишетсәм,
Әй, рәхәт була күңелгә.

Татарча сөйләшкән кеше
Туган сымак була.
Кочаклап яратасы килә,
Рухи якынлык тоела.

Һәркем үз телен ярата,
Шулай булырга тиеш тә.
Үз телеңне үзең зурламасаң,
Кем соң аны тотар истә.

Элек, автобуска керсәк,
Күчә идек рус теленә.
Көләрләр сымак булды,
Искә төшерергә оят, менә.

Буыннан буынга күчеп,
Телебез һәрчак яшәсен.
Горурланыйк, онытмыйк, балалар
Үз телен яхшы белсен.

Гузель Идрисова   01.05.2026 13:06     Заявить о нарушении