Вперёд! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Алга!

Язгы елгадан боз китә,
Ташкынга карап торам.
Бер нәрсә дә мәңгелек түгел,
Эри хәтта боздагы катлам.

Ярларына сыя алмый,
Суы агып чыга.
Киртәләрне алып очырып,
Елга каядыр ашыга.

Арыгандыр инде боз астында
Тын гына түзеп ятырга.
Яз килсә, богаудан котыла,
Дәртләнеп, омтыла алга.

Кеше дә һәрчак тырышып,
Барырга тиеш алга.
Яңа үрләр яуласа,
Шатланыр уңышларга.

Уңыш энергия бирә,
Кешенең көче арта.
Ни теләсә, шуны эшли,
Айга да менә хәтта.

Гузель Идрисова   04.05.2026 13:18     Заявить о нарушении