Новая жизнь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яңа тормыш

Яз килгән саен гомер
Гүя башлана яңадан,
Яңа үлән, яңа яфрак,
Чәчәкләргә тула ялан.

Кошлар тагын оя кора,
Янә күрербез балаларын.
Кошчык очарга өйрәнер,
Җилпеп, нәни канатын.

Кан алмаштырган сымак,
Кинәт яшәрер каеннар,
Кәүсәсеннән сок йөгертер,
Тамчысы бәреп чыгар.

Кар астында ятып,
Җир ял иткән,
Басуда эш гөрли,
Чәчү вакыты җиткән.

Яңа тормыш кызыклы,
Аны күреп кем туйган,
Хәтта нәни үсенте
Асфальтны тишеп чыккан.

Яз үзе белән һәрчак
Алып килә мәхәббәт,
Кешене гашыйк итә дә,
Кабат яшәртә кинәт.

Сафлык, пакълык сибеп,
Ява яңа яңгырлар,
Эх, дөнья ямьләнә,
Әлдә бар матур язлар.

Гузель Идрисова   06.05.2026 13:42     Заявить о нарушении