Военная пилотка. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Хәрби пилотка

Күршенең ата казы
Искиткеч усал.
Аягыңны эләктерер,
Качырга өлгереп кал.

Холыкы бигрәк начар,
Үзе чыгара тавыш.
Үлән ашап кына йөреми,
Юк, аңа кирәк ызгыш.

Булды инде, булды,
Оятка калган көннәр,
Каздан чак котылып,
Өемә кайтып бикләнүләр.

Бүген олатай сандыктан
Алды серле төенчек:
“Менә, балам, пилотка,
Сугыштан калган истәлек.

Шушы пилотканы киеп,
Хәтта немецны җиңдем,
Кыю булсаң, син дә
Казны җиңәрсең, бәләкәчем”.

Йөгереп чыктым урамга,
Пилоткада йолдыз яна.
Батырларча атлап киттем,
Теге дошман каршына.

Казның ушы китте,
Таш баганадай катты.
Бүген үзен таяк белән
Куып йөреттем туйганчы.

Хәзер бар да әйбәт,
Без бит дуслаштык.
Ара тагын бозылса,
Ерак түгел сандык.

Гузель Идрисова   08.05.2026 16:07     Заявить о нарушении