Быть студентом - счастье. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226051401106
Яшь, көчле чакта
Укып калырга кирәк,
Студент булып йөрүе
Үзе зур бүләк.
Энә белән җир
Казыгандай буласың,
Белем алуы авыр,
Әмма шулай чыныгасың.
Акыл арта, күбәя,
Белем зур байлык.
Тырыш кешегә генә
Биреләчәк бу шатлык.
Тәртип, төгәллек
Уку таләп итә.
Кирәк зур җаваплылык
Һәм түземлек тә.
Гомер буе кирәк
Үз өстеңдә эшләргә,
Бер урында тапанмаска,
Ә омтылырга яңа үрләргә.
Белемле эшче, хезмәткәр
Алтыннан кыйммәтрәк,
Югары сыйфатлы кешеләр
Илебезгә зур терәк.
Гузель Идрисова 14.05.2026 13:58 Заявить о нарушении