Сина мин кирэк. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226051601005
Чакыр мине, чакыр үзең белән,
Ерак юлга җыенганда.
Яныңнан атлап барырмын
Кар яуса да, буран чыкса да.
Чакыр мине, чакыр үзең белән,
Ялгыз яшәү дә рәхәт дип уйлама,
Син бит утрауда түгел,
Үзеңне үзең юатма.
Чакыр мине, чакыр үзең белән,
Йөкне бергә күтәрербез,
Киң елганы йөзеп чыгып,
Тауларга да менәрбез.
Чакыр мине – мин килермен,
Ычкындырма, нык тот кулымны.
Бергә матур итеп үтәрбез
Гомер дигән озын юлны.
Сиңа мин кирәк,
Миңа син кирәк.
Тормыш сукмаклары сикәлтәле,
Бер беребезгә булыйк терәк.
Гузель Идрисова 16.05.2026 13:50 Заявить о нарушении