Сон. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Йокы

Дөньяда иң тәмле, татлы
Нәрсә ул дисезме,
Ул, әлбәттә, йокы,
Исеменә күрә җисеме.

Әгәр йокыңны югалтсаң,
Тиз аңларсың кадерен,
Бар галәмнең байлыгыннан
Кыйммәтрәк икәнен.

Көн белән төн
Юкка алмашынмый,
Һәр нәрсәнең үз вакыты,
Йокламаса, кеше арый.

Йокы яхшы табиб та,
Ярдәмчел инде шундый,
Йоклыйсың тын гына,
Ә ул сине дәвалый.

Чамасын белеп йокласаң,
Күп күрерсең файдасын.
Йоклый алу – зур бәхет,
Матур йокларга язсын!

Гузель Идрисова   18.05.2026 13:36     Заявить о нарушении